Раис Набиуллин «Кышкы күренеш»

Кыш мизгеленең нәкъ уртасы,
Гыйнвар айларының унбише.
Кая күз ташласаң — бар җир ап-ак,
Мондый мөгҗизага соклана күп кеше.
Күк гөмбәзе ачык зәңгәр төстә,
Көләч кояш нурын чәчә галәмгә.
Болытларда каядыр кереп качкан
Тик салкынча җил битне иркәли
Урманда агачлар ак тун кигән,
Тугай, кырлар кардан юрган ябынган.
Апаеш елгасының агым суларыда
Үтә күренмәләре боз белән капланган
Түзә алмадым, аягыма чаңгы тагып,
Чыгып киттем Апаеш урманнарына
Чиста һава сулап кайтыр өчен.
Сагындырды түгәрәк акланда.
Мондый сокланырлык күренеш,
Була тик минем туган төбәгемдә,
Гүзәл табигатьле Башкортостанда
Кыш аеның мизгелләрендә.
Ник соң шулай без кешеләр?
Табигать матурлыгын күрә алмыйбыз
Дөнья куып, артыгыннан байлык җыеп
Гомерләр үткәнен хәттә сизмибез.