2020 год

25 февраля в Центральной библиотеке прошла Молодёжная площадка со студентами АФ УТЭК ко Дню Защитника Отечества «А, ну-ка, парни!» в конкурсно-игровой форме. 
Доброй традицией стало в День Защитника Отечества поздравлять с праздником всех юношей, а теперь и девушек, которые пойдут служить Отечеству. 
История появления этого праздника своими корнями уходит в далёкое прошлое. Впервые он проявился в 1918 году как день рождения Красной Армии и олицетворял собой победу под Нарвой и Псковом над германскими завоевателями. С тех пор каждый год 23 февраля отмечался как День Красной Армии. С 1946 года он стал называться День Советской Армии и Военно-Морского флота. В новой России день воинской славы сохранился, но уже под новым названием – День Защитника Отечества. 
Участники двух команд – команда юношей и команда девушек - соревновались в ловкости, смекалке, скорости и силе в таких конкурсах, как: «Разборка, сборка автомата», где автоматом была простая мясорубка, «Почисти картошечку на скорость», «Чудо-пуговка!», «Кто умеет … завязать галстук?», причём завязывать галстуки пришлось всем участникам, «Распилить брусья», «Собрать пазлы - автомобиль», «Забить гвозди», эрудит-викторины, «Вопросы на засыпку» и другие конкурсы. Все ребята и девушки проявили себя в конкурсах и состязаниях. Мероприятие прошло очень интересно.


Международный день родного языка был провозглашен по инициативе Бангладеш и утвержден на Генеральной конференции ЮНЕСКО в 1999 году. День родного языка отмечается во всем мире с 2000 года. 
Весомую лепту в развитие родного языка вносят писатели и поэты. Очередное заседание литературного объединения "Агидельские родники" прошло в Международный день родного языка. Литераторы читали новые стихи и юмористические рассказы, а в исполнении Гульсиры Тухватуллиной, которая переводит произведения наших авторов на русский язык, прозвучали стихи.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        


Агыйдел Үзәк китапханәсендә « Ак күңелле, саф хисле... » дип аталган Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе булып үтте. Бу очрашуга төрле яшьтәге агыйделлеләр килгән иде. Язучының иҗады белән баш китапханәче Гөлнара Әхмәтҗанова таныштырды. 
Айгөл Габдулла кызы 2011 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек була. “Бәхет агачы” дигән драмасы “Яңа татар пьесасы 2012” конкурсында җиңеп чыга; 2013 елда республикакүләм уздырылган конкурста “Таллыкүлдә былбыл бар” повесте – икенче, “Зәңгәр күлмәк” дип аталган киносценарие – өченче урынны яулый. 
2014 елда Айгөл Әхмәтгалиевага, С.Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә. Шушы ук елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр бәйгесендә “Капка” хикәясе белән катнашып, Татарстанда беренче, дәүләтара бәйгедә икенче урынны яулый. Автор үзе Чаллы шәһәрендә 2014 елның “Ел язучысы” дигән исемгә лаек була. 
2015 елда Оренбург татар дәүләт драма театры А.Әхмәтгалиеваның – “Ул бит кичә иде” пьесасын сәхнәләштерде. 
Хикәяләренең кайберләре рус теленә тәрҗемә ителгән. “Җиде ят” хикәясе исә, төрек теленә тәрҗемә ителеп, “Hece Oyku”, “Sessiz kuray” (Анкара) журнал-китапларында; балалар өчен язылган “Әби, Илнур һәм математика” хикәясе төрек телендәге “Altin Sincar” (“Алтын тиен”) җыентыгында урын алган. Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, “Яңа базар”, “Балачак энциклопедиясе” кебек җыентыкларга да кертелгән. 
А.Әхмәтгалиева – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 
Бөтен доньяны Интернет челтәре басып алган, барлык кыйммәтләрне акча белән үлчәгән заманда рухый азыкның баһасы тагын да арта. Шуңа күрә дә тере язучы белән күзгә күз карап сөйләшү бигрәк тә кадерле. Бу юлы да язучы белән укучы очрашуы барышында ике арада җылы бәйләнеш бик тиз урнашты. Китап укыучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Бигрәк тә укучыларыбызны “Хания” китабы тетрәндерде, аның язмышы күпләр өчен үрнәк. 
Татар халкының тарихка кереп калган зур шәхесләре бихисап, ләкин алар турында без бик аз беләбез. 
Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге шушы уңайдан грант булдыра. Бу грантның берсе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен Айгөл Әхмәтгалиевага бирелә. Шулай итеп "Туташ" романы донья күрә. 
Күренекле фикер иясенең “Талантлы кеше барлык өлкәләрдә дә талантлы” дигән гыйбарәсе бар. Татарстан телевидениесының Яңа гасыр каналында зур уңыш белән барган татарча сериалларның авторы безнең кунагыбыз. “Җылы эзли җаннар”, “Синең күзләр” һәм “Мәхәббәт хакына” фильмнары залда китап сөючеләргә таныш. 
Язучы шәһәребезгә язучы буларак кына түгел, шулай ук төп эш урыны – Татарстан Республикасында чыгып килгән “Мәйдан” журналының җаваплы секретаре буларак та килде. Журналның икенче санында “Агыйдел чишмәләре” әдәбият оешмасы әгъзаларының әсәрләре донья күрде. Бәләкәй генә шәһәрдә иҗат итүчеләр өчен шундый мәртәбәле журналда басылу, аларның талантын тану. Бу безнең өчен зур куаныч. 
“Агыйдел чишмәләре” әдәбият оешмасының актив әгъзасы Наилә Каримова башкаруында “Ак чәчәкләр” телевизион спектателендә яңгыраган җыр чын мәгънәсендә зур бүләк булды. 
Кичәнең ахырында язучының китапларын сату оештырылды. Автор яраткан китап укучыларына автограф өләште. Язучы да, кичәгә килгән китап укучылар да зур канәгатьләнү хисе белән яңа очрашуларга өметләнеп, авторга яңа иҗат уңышлары теләп таралыштылар.