Кышкы яз

Шулай дип яздым да... үзалдыма көлеп куйдым әле... Мин кичә генә Башкортостан якларына булган сәфәребез хакында шулай дияргә җыенган идем: урамда - юка гына булса да кар көртләре; дуамалланып калыйм дип, кышкы буран кубарга итә, Агыйдел елгасы көзге кебек шома , ялтыравык боз белән капланган. Ә күңелдә яз: шулкадәр җылы, кояш кебек якты йөзле кешеләр яныннан кайтып килүебез... Баксаң, урамда да кышкы яз бит быел, көтеп-көтеп тә, элеккедәй чатнама кыш килеп җитә алмады шул))) 
Сәфәребез Агыйдел шәһәренең үзәк китапханәсендә булган әдәби очрашудан башланып китте. Әллә кайчаннан бер-беребезне бик яхшы белгән шикелле, шулкадәр ихлас, эчкерсез кичә булды ул! Әйтерсең, туганнарыбыз янына утырмага килгәнбез. Арттырып әйтүем түгел: залга чын-чынлап әдәбият белән кызыксынган, үзләре дә шул дөньяда кайнаган кешеләр җыелган иде. Китапларымны укыганнан соң туган, бер-бер артлы биргән сораулары да сүз уңаеннан гына түгел иде: һәркайсы тормыш гаме белән сугарылган! Ул сорауларда милләт, тел, әдәбият, матбугат, киләчәк буын язмышы - әллә нинди катлаулы темалар чагыла иде! Китаплар турында да, "Мәйдан" журналы турында да сөйләштек ( журналда "Агыйдел чишмәләре" берләшмәсенә йөрүчеләрнең иҗат җимешләре дөнья күреп тора; әлеге берләшмәнең җитәкчесе Рәфисә ханымның юморескаларын да көтеп кенә торабыз без ), җырлар, шигырьләр тыңладык. Кыскасы, мәгънәле, затлы, зәвыклы кичә булды ул. Китапханә үзе дә искиткеч якты, аның заллары, гаҗәеп зәвыклы, заманча бизәлгән музей бүлмәләре - аерым игътибарга лаек. Китапханә директоры Рузалия Дәрвишевна үзе дә, ул җитәкләгән коллективның кызлары да сокландырды! Кичәне әзерләгән, алып барган тынгысыз җанлы Гөлнара ханым - чын мәгънәсендә үз эшенең остасы...
Кичә башланыр алдыннан җәһәт кенә коллектив белән фотога төшеп алган идек. Очрашу ахырында Рузалия ханым кулыма бик матур чәчәк гөлләмәсе, бүләкләр тоттырды. Ул мәлдә җентекләп карарга өлгермәдем, соңрак кына күз салсам - бүләккә бирелгән зәвыклы календарьның тышлыгында бая гына коридорда төшкән фото балкып тора! Мондый җитезлеккә, мондый креативлыкка ия коллектив белән таулар күчерергә буладыр!..
Юлыбыз Нефтекама шәһәренә таба дәвам итте. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре әлеге очрашу турында көз көне үк тәкъдим иткән иде. Насыйп булгач, күрештек бит менә! Анда да зал тутырып гаҗәеп зәвыклы, җылы тамашачы җыелган иде! Биредә дә бөртекләп әзерләнгәннәр, китапларымны укып, фикер алышуга әзерләнеп килгәннәр! Укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият яратучылар - кыскасы, үзебезнекеләр! Бу юлы да безне каршы алган ачык йөзле Фәйрүзә ханымны мин инде авыз тутырып "безнеке" дисәм, ачуланмассыз - якташым, Актаныш кызы булып чыкты ул! Кичәне алып барган, эчтәлекле сораулар белән баеткан Гөлнара ханым - үзе дә иҗат кешесе, журналист, язмышы үзе бер китап булган шәхес. Алла боерса, аның иҗат җимешләре белән безнең укучылар да танышмый калмас әле... Кичәбезне "Ак калфак" кызлары һәм егетләренең матур җырлары бизәде, тормыш юлының шактый еллары Нефтекама каласы белән бәйле булган Хәния хакында да озаклап сөйләштек. Бу калада аның ахирәте Гөлшат апа яши, китапта аның белән бәйле вакыйгалар да беркадәр урын алган; Гөлшат апаның үзендә дә олы кунак булырга өлгердек. 
Сокландырганы - "кеше китап укымый хәзер" дигән сүзләрнең янә киресен исбатлап кайтуыбыз! Булсын гына - укыйлар! Сусап, зарыгып көтеп торалар татар китабын! ҮЗәк китапханәне җитәкләгән Зәлия Фирдәвисовнага рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, китапханәнең үзен дә, коллективтагы кызларны да бик ошатып кайтып китүебез)))
Аыйдел китапханәсенә дә, Нефтекама китапханәсенә дә зур рәхмәтләребез! Бүләк итеп биргән ак чәчәкләрегез өчен дә, җан җылысын кушып әзерләгән очрашулар өчен дә, безне өебезгә кадәр озатып кайткан "Ак чәчәкләр" җырлары өчен дә... Тагын шулай хәерле күрешүләр насыйп булсын!