Хуш киләсең, Яңа ел!
"Аулак өй" клубының чираттагы утырмасы елның иң гүзәл бәйрәменә багышланды.
Кич утыру Яңа ел вальсы, уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай hәм Кар кызы белән бик күңелле үтте.
Яңа елда килгән кунакларны ниләр көтәсен Кар кызы матур теләкләр язылган кәнфитләр белән юрады.
Кыш бабайның капчыгына салган Яңа ел бүләкләре өчен шәхси эшкуар Трапезниковага рәхмәтебезне белдерәбез.