Минахметова Залифа Ханафовна

Минахметова Залифа Ханафовна родилась 18 августа 1963 года в деревне Саузово Краснокамского района. В 1980 году поступила в БГПТУ №10 и выучилась на крановщицу. В городе Агидель проживает с 2000 года. В настоящее время работает кондуктором в городе Нефтекамске. В свободное время много читает и пишет стихи. Ее стихи часто публикуются в местной газете «Аҡ ҡалам» и в газете «Кама таңнары». Залифа Ханафовна участвовала в региональном конкурсе художественной самодеятельности «Башавтотранс — моя судьба!», посвященном 90-летию со дня основания предприятия. Первый этап этого конкурса проходил в городе Бирске, где Залифа Ханафовна заняла III место в номинации «Разговорный жанр». 

На втором этапе, который проходил в г. Уфе, Залифа Ханафовна удостоилась приза зрительских симпатий и получила подарок от известного поэта-песенника Рамиля Чурагулова с личным автографом. Дипломант Межрегионального литературно-поэтического фестиваля-конкурса устного творчества «Ата-бабалар ауазы» — «Зов предков».

ИСТӘЛЕК

Атай ҡурсаҡ бүләк иткән ине,

Әсәй теккән ине күлдәген,

Үҙем сиккән инем ҡулъяулыҡ.

Атай, әсәй инде күптән юҡ.

Иҫтәлеккә ҡалды ҡурсағың,

Ҡурсағыма теккән күлдәгең.

Бала сағым бик бәхетле үҙҙы –

Ҡайғы-хәсрәттәрҙе күрмәнем.

Йылдар үтеп, байтаҡ һыуҙар аҡты,

Хәтирәләр ҡалды уйылып.

Ағайҙарым үргән таҡыяның

Сәскәләре төштө ҡойолоп.

Хоҙай бар бит, үҙем әсә булдым –

Бүләк итте йәнле ҡурсағын.

Таҡыяны уға ҡустым үрҙе,

Һеңлем шаһит - әсәм аҙ күрҙе.

Буйға етте ҡыҙым – ҡурсағым.

Иңдәрендә суҡлы шәл-яулыҡ –

Әсәйемдән ҡалған иҫтәлек.

Ә ҡулъяулыҡ?

Ата-әсәм инде күптән юҡ.

Ҡояшлы көн - әсәм наҙы,

Айлы төнөм – атай ҡарашы,

Наҙлы елдәр – һеҙҙең йомшаҡ ҡулдар,

Ләйсән ямғыр – һеҙҙең күҙ йәше. 

 

Бәхет

 Бәхет-канатлы  кош, ул  ирекле,

 Тирәгеңә  куна-насыйп  итсә,

 Йөрәгеңә  керә-язган  булса.

 Бәхет  фәрештәдәй  иңнәреңә  куна, назлый.

 Бәхет-парлы  канат, каерылса -тора  канап, әрнеп-сызлап.

 Олы бәхет-

 Җан  сөйгәнең, белеп кадрең,күзләреңә  торса  карап.

 Бәхет ул  төш, бәхет  ул  кош,

 Тоталсаң  тот, әйдә  тырыш.

 Ычкындырсаң –кулдан   оча   канатланып,

 Кайтмый   кире   кабатланып.

 Бәхет-сынау,  бәхет-өмет,

 Өлешеңә   төшкән    көмеш!

                                                                                     Ышанам

 Туасы  таңнарга, явасы  карларга

 Горур  ай   янында  балкыган

 Йолдызлар  явына  сокланам.

 Шәфакъка батасы, офыктан  калкасы  кояшка,

 Тыныч  төннәргә, якты  көннәргә  сөенәм.

 Киләсе  язларга, буласы  назларга,

 Туасы  җаннарга   инанам.

 Болытсыз  күкләргә,  тибәсе  йөрәккә,

 Шатлыктан     агасы

 Яшьләрем  барына  ышанам.

 Дөньяда  яшибез   - мин  шуңа  куанам! 

 

Йөгерәм

Ялан   тәпи   йөгерәм   абыйларым    артыннан

 Чыклы   бәбкә   үләннән  йөгерәм-йөгерәм.

 Ялан   аяк   йөгерәм    бала   чагым   артыннан

 Яшел    чыклы    чирәмнән -

 Челтер    чишмәләргә    юл   тотам.

 Челтер    чишмәләргә    серем    сөйләп

 Салкын    суларында    юындым,

 Озак    еллар   саклап    килгән

 Хәтирәләр    белән     юандым.

 Кояш    нурларына    иркәләнеп

 Яшәү    бәхетенә       куандым.

 Төшләремдә    йөгерәм    абыйларым    артыннан,

 Хыялымда       йөгерәм    бала   чагым    артыннан

 Йөгерәм,  ялан    тәпи      йөгерәм

 Чыклы      бәбкэ    үләннән.

 Йөгерәм,    йөгерәм  ....

 

Кайтаваз

Соңгы яфрак төште агачыннан,

Агачыннан төште өзелеп.

Көзге күктә, күктә каңгылдашып

Кыр казлары оча тезелеп.

Бәгеремне телеп бала чакны,

Бала чакны искә төшереп

Саубуллашып кыр казлары китә тезелеп

Үзәккәем кала өзелеп.

Ялгыз калам, калам көенеп

Артларыннан карап кызыгып.

Җаным өши, мамык шәлгә,

Мамык шәлгә торам төренеп.

Күңел белән очам яннарыннан

Канатымны кагам ашкынып,

Кыйгак- кыйгак китте кошкайларым

Кайтавазда калдым уралып
Мамык шәлгә,

Мамык шәлгә торам төренеп.

АҒАЙЫМА

Һуңғы юлға һине оҙатҡанда,

Йыһан беҙгә ҡушылып иланы.Ул ожмахҡа инер, сабыр бул, тип

Баштарымдан мине һыйпаны.

Һуңғы юлға һине оҙатҡанда

Буран сығып, дауыл олоно,

Гүрең яҡты, тыныс йоҡла тип,

Аҡ юрғанға ҡәберен ураны.

Һуңғы юлға һине оҙатҡанда,

Балаларың ҡалды теҙелеп.

Күҙҙәрендә һағыш, ҡурҡыу ине,

Йөрәгем, гүйә, төштө өҙөлөп.

һуңғы тапҡыр йөҙөңә ҡараиым,Һуңғы тапҡыр һыйпаиым башың.

Рәнйеткәнем булһа, кисер, тип,  Маңлайыңдан үбеп хушлаштым.

 

ШӘМДӘЛ

Шәмдәремдең шәмдәле юҡ.

Шәмдәлһеҙ яна шәмем.

Иңдәремдә мамыҡ шәлем

Йылытмай, өшөй йәнем.

Өҫтәлемдә парлы шәмдәл,

Иңдәремдә мамыҡ шәл.Шәмдәл- шәмһеҙ, йәнем- йәрһеҙ,

Яңғыҙ яныу - ауыр хәл.

Шәмдәрем иреп аҡтылар,

Иңемдән төштө шәлем.

Ғүмерем - шәм, үҙем - шәмдәл,

Яҙғы ташҡындай хәлем.

 

Ана    сагышы

Яфраклар  коела,

 Кемнеңдер  гомере  өзелә – кем  туа.

 Кем  җитә  гомере  көзенә

 Кем  китә язында.

 Баш  ими  горурлар, ялагай  берәүләр,

 Күпләрнең  ак-кара  күренми  күзенә.

 Һәркемнең бармагы  кәкере  үзенә.

 Яфраклар  саргая – жиһанга  көз  хужа.

 Күңелгә  шом  салып

 Ачы  жил уйларны  тарата

 Сабыйлар үзенә  карата.

 Яфраклар саргаеп  коела

 Балам дип ананың  үзәге  өзелә,

 Ә  бала күңеле  далада.

 Күпләре  калада – кайгы  юк  анада.

 Әгәр  дә уйласа  бармы  дип-

 Ягырга утыны  бер  кочак,

 Сәхәргә икмәге  бер  кабым

 Һәм  суы - бер  йотым.

 Бер  кайтып  ураса, һич чиксез-

 Буласы ананың  күңеле.

 Уйланып  саргайган  яфрактай

 Өзмәгез  ананың  үзәген!

 

Балаларым

Бар   мөлкәтем-балаларым,

 Бавыр   каным.

 Кызым  - кояш,

 Улым – ай.

 Үзем –ачы  әрем.

 Бар   байлыгым-

 Киң    күңелем-олы   йөрәк.

 Кызым   тырыш,

 Улым-терәк,

 Алар    миңа   кирәк.

 Бар   өметем-  балаларым.

 Кызым  -  җимеш,

 Улым – көмеш,

 Алар   минем    өлеш!

 Атлый    киләм

 Шәл   чугымны   җилгә   бәреп.

 Кызым- кумәч,

 Улым – көләч,

 Узем  мин  - бәхетле   әни!

 

Кар    бөртеге

Кар   бөртеге    учларымда   эри

 Карашыннан    килә   эрисе.

 Өндә   күрүләрдән   мәхрүм

 Төшләремә   керче   кочасы

 Мизгел    генә   килә   күрәсе

 Чәчләреңнән    сыйпап   үтәсе.

 Кар   бөртеге    учларымда   эри

 Назларыннан    килә  эрисе

 Айлы    төндә    йолдызларны   санап

 Таң   атканын    килә    күрәсе.

 Кышкы    көннәр    кыска,

 Төннәр   озын,   һич  тә   килми    ялгыз    каласы.

 Салкын    төндә    сулышыннан   эреп

 Кочагында    килә     каласы.

 Кар   бөртеге    учларымда   эри,

 Учларында    килә   эрисе.

Произведения

 Литераторы  Агидели : [альманах] / Лит. об-ние "Агидельские родники"  ; [ред. Ю. А. Шурупов и др.]. - Нефтекамск: Нефтекамский Дом печати, 2013. - 64 с.

Кн. на рус., тат. и башк. яз.

  Литераторы  Агидели : [альманах] / Лит. об-ние "Агидельские родники"  ; [ред. Ю. А. Шурупов и др.]. - Нефтекамск: Нефтекамский Дом печати, 2014. - 80 с.

Кн. на рус., тат. и башк. яз.

Новиков А. Экспедиция в долину страха: Романы,  повести, рассказы. - Ишимбай, ООО «Полиграф – сервис», 2010.- 232с.

Между прошлым и будущим. Сборник прозы  и стихов. А. Новиков ; А. Адыев ; А. Захаров ; Р. Салихянова ; М. Булатов ; З. Минахметова.- Ишембай: ООО Полиграф-сервис, 2015.- 208с.

Литераторы  Агидели : [альманах] / Лит. об-ние "Агидельские родники"  ; [ред. Ю. А. Шурупов и др.]. - Нефтекамск: Нефтекамский Дом печати, 2013. - 64 с.

Кн. на рус., тат. и башк. яз.

  Литераторы  Агидели : [альманах] / Лит. об-ние "Агидельские родники"  ; [ред. Ю. А. Шурупов и др.]. - Нефтекамск: Нефтекамский Дом печати, 2014. - 80 с.

Кн. на рус., тат. и башк. яз.

 Агыйделнең иҗад чишмәсе / Тулпар.-2017.-№1.-С. 66-67