Набиуллин Раис Идиатуллович родился 29 октября 1934 года в селе Зириклы Шаранского района в многодетной семье. Перед началом войны семья переезжает в город Туймазы. Маленький Раис познал все тяготы войны: и холод, и голод. Окончив семь классов он поступил в нефтяной техникум города Октябрьского. Отслужив в рядах Советской армии, трудовую деятельность начал на заводе «Техуглерод». Прошел путь от помощника аппаратчика до старшего инженера. Заслуги оценены медалями, значками, благодарственными письмами. Имя ветерана труда занесено в Книгу почета завода. В настоящее время он живет в городе Агидель.
Раис Идиятуллович пришел к поэзии только в преклонном возрасте. Он пишет больше о родном крае, временах года, матерях, о трудностях военного времени, ценностях жизни. Его стихи печатаются в газетах «Кама таңнары», «Өмет», «Диляфруз», «Туймазинский вестник». Он член литературного объединения “Агидельские родники”.
Имеет несколько сборников стихов. «Мои записи, стихи читают родные, друзья. Они хвалят, в душе растет вдохновение. Поэтому, несмотря на преклонный возраст, пишу», — говорит Раис абый.
После непродолжительной болезни 6 марта 2022 года у Раиса Идиатулловича перестало биться сердце.
Таңнан торып, иренмичә
Киттем беркөн балыкка.
Яр буенда урын да юк,
Тулган балыкчы халыкка.
Бер читтәрәк урын табып,
Мин дә салдым кармакны.
Офык яктан кояш чыга,
Нурландырып тирә-якны.
Елга өсте ак томанда
Әйтерсең лә сөт ага.
Елга буенда тирәктә
Сандугачлар моңлана.
Шул табигать мизгелен күреп,
Әсәрләнә күңел дә.
Яшисе килә тагы, тагын да
Юк була хәсрәтләр дә.
Бәлки, шуңа да балыкчылар
Озын гомерле була.
Әйләнеп табигать баласына
Табигатьтән көч ала.
Миңа да балык чире кагылды,
Ял көне йөрим балыкка.
Табигать гүзәллеген күреп,
Арыта бит тазлыкта.
Хәзер инде үзем белән
Улымны да йөртәмен.
Ничек балык тотырга
Аңа да өйрәтәмен.
ЯРАТЫП ЯШӘ ДӨНЬЯНЫ
Гомер көзем ишек каккангамы,
Дәртләнми язның мизгеле.
Кызлар исе керми танауга да
Яшьлек чорымдагы шикелле.
Илһамланмый күңелем язда,
Алмагач чәчкәгә батканда.
Моңланып сандугач сайраса да,
Алсуланып таңнар атканда.
Айлы төннәр дә кызыксындырмый,
Чишмәләрнең чылтырап акканы.
Куандырмый болын чәчкәләре,
Онытыла бара кызлар озатканы.
Кичке авыл уеннары баштан чыга,
Сагындырса да гармун моңнары.
Тик күңел түрендә әле дә саклана
Кызлар белән биеп, жырлавы.
Ашыкмаек әле картаерга,
Гомер кышың ишек какмаган.
Як-ягыңа кара, оныкларыңүсә,
Атасы таңнарың атып бетмәгән.
Яратып яшә фани бу дөньяны,
Бакыйлыктан кайтыр юллар юк.
Йөрәк дәртең гөрләп янсын,
Фани дөньядан рәхәт дөнья юк.
ӘТИЛӘР БУЛСЫН ЯНДА
Әтиемне тугач күрә алмадым,
Әтием киткәч сугышка.
Күңелләрем әле дә әрни,
Безне аерган язмышка.
Әтиемне төштә чакыра идем,
Бергә эшләр эшләргә.
Кайгыларымны юк итәргә,
Шатлыкны бүлешергә.
Утын кисү, печән чабуларда
Безнең өстә иде, әти булмагач.
Гарьлегемнән әрнеп елый идем,
Авыр эшкә көчем җитмәгәч.
Куанамын, хәзер үзем әти,
Ике улым үсә гаиләмдә
Бар балалар назда үссен,
Яннарында булсын әти дә.