Шабутдинова (Минязева) Сафина Имамовна

Шабутдинова (Минязева) Сафина

 Родилась 1 июня 1959 года в деревне Старо-Кабаново Краснокамского района БАССР. Детство прошло в родной деревне. Окончила Новокабанов- скую среднюю школу. Образование продолжила в индустриаль- но-педагогическом техникуме г. Шадринска Курганской обла- сти. Окончила Уфимский строительный техникум. До 1992 года жила в городе Нефтекамске, с 1992 года по настоящее время живет в селе Ново-Кабаново.

Стихи начала писать в школьные годы, но серьезно писать начала, только когда вышла на заслуженный отдых.

Тормыш иптәшемә багышлыйм

Беренче кат сине күргән чакта

«Кем икән ул?» — диеп уйладым.

Читтән генә сиңа караш ташлап,

Бала-чага белән уйнадым.

 

Уйладым сине минем өчен

Гомерлек яр булыр дип көтмәдем.

Ә шулай да җылы карашыңны

Күңелем белән читкә этмәдем.

 

Әкренләп сиңа ияләштем,

Йөрәгем дә сиңа тартылды.

Мәхәббәтнең бөек минутларын

Синең белән генә татыдым.

 

Тормыштагы сынау, киртәләрне

Егылмыйча уздык икәүләп.

Дөнья дилбегәсен бергә тарттык

Аяк терәп, хәтта бөкәйләп.

 

Миңа хәзер беркем кирәк түгел,

Сине генә сөям, иркәлим.

Исән-таза, гомерле бул диеп,

Кичен телим, телим иртән мин.

 

Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,

Өзелеп-өзелеп мине сөйгәнгә.

Кайгы-шатлыкларны уртак итеп,

Минем өчен янып-көйгәнгә.

 

Язмышыма рәхмәт, синең белән

Очраштырган өчен юлында.

Ходаема рәхмәт, чөнки

Безнең бәхет аның кулында.

 

Әниеңә рәхмәт бу дөньяга

Минем өчен сине тудырган.

«Улым үсеп, кеше булсын», — диеп,

Күпме төнен йокысыз уздырган.

 

Әтиеңә рәхмәт, үзе белгән

Бар эшләрне сиңа өйрәткән.

Табигатькә рәхмәт, ул бит сине

Чыныктырып чып-чын ир иткән.

 

Авыр сулап, көрсенмә син, җаным,

Башың имә, көймә юк-барга.

Үз-үзеңне сакла, исәнлеккә сөен,

Мин сөенәм җирдә син барга.

 

«Рәхмәт!» — диеп кычкырасым килә

Бар дөньяга, бөтен җиһанга.

Минем күзләремдә — синең күзләр,

Минем кулда — синең кул барга.

Другие произведения