Вахитова Миляуша Финатовна

Вахитова Миляуша   Финатовна

 

Родилась 20 марта 1964 года в деревне Бургунбаш Татышлинского района Республики Башкортостан. Среднее образование получила в  деревне Курдемродного района. Окончила филологический факультет Бирского государственного педагогического института. В Агидели живет  с 1991 года. Работает воспитателем в детском саду.

ЙӨРӘК КЕЧКЕНӘ БУЛСА ДА

Йөрәк  кечкәнә   булса  да,

Барысы  аңа сыйган.

Яхшысы да, яманы  да

Үз  урыннарын  уйган.

Йөрәккәем, күпмеләргә

Син  шулкадәр  түзәрсең?

Вакыттыннан  алдаракмы,

Әллә  соңрак  тузарсың?

Йөрәккәем,  таушалырга

Син  әлегә  ашыкма.

Юкка-барга  тузып  барма,

Булмаганга  ашкынма.

Бар  да  Ходай  кушканча  бит

Көймәсәң  дә, көйсәң  дә.

Син    күрәсен,  башка  күрми,

Янып   көлгә   калсаң  да.

Ходай  бирсә   —  бар да  булыр,

Булмый  торса  — сабыр  бул,

Авырлыклар  онытылыр,

Юк  нәрсәләр  табылыр.

Ходайкаем  ярдәменнән

Ташламас  беркайчан  да.

Таза  булыйк, исән  булыйк,

Чирләмик  һичкайчан да.

 

ГОМЕР КӨЗЕМ

Гомер көзем  килеп җиткән  икән,

Шуны  аңлый  алмый күңелем.

Нигә гел  язлардан  гына  тормый

Бу  дөньяда  кеше  гомере?

Акыл  тирән уйлый,   акыл  аңлый

Язлардан  соң  көзләр  булганын.

Күңел  генә  кабул  итә алмый

Картаерга  туры  килгәнен.

Көзләрнең  дә  була  төрле  мәле:

Яңгырлары,  усал  җилләре.

Күңелемдә  матур  чуак  булсын,

Тормышымда  булса  көзләре.

 

АНА КҮҢЛЕ МӘҢГЕ БАЛАДА

Ике  бәхет  кошым  очып  китте,

Аерылдылар  туган  оядан.

Кошларга да  шулай  авыр  микән

Аерылуы  газиз  баладан.

Матур  булсын   тормыш   юлларыгыз,

Эшләрегез  һәрчак  уң  булсын!

Туры  юлдан  атлап  барыгыз  сез,

Яныгызда  тугры  дус булсын!

“Ике  бәхет  кошым,  ике   алмам,

Ике  йөрәк  пәрам —  ике балам,

Берүк  исән  йөрегез  сез”, —  диеп

Озатканда  теләк  теләп  калам.

Минем  теләк  сезне  саклап  йөртсен

Авырлыктан,  чирдән,  куркудан.

Туган  йортта  һәрчак  ана  көтә

Арчаларга  кайгы-борчудан.

Адашмагыз  тормыш  юлларында,

Изге  теләк  тели  һәр  ана.

Бала күңелләре кайда  икән?

Ана күңеле  мәңге  балада.

 

Ләйсәнемә

Ләйсән яңгыр булып килеп кердең

Өебезгә, күңел туренә.

Улым белән бергә атлагыз сез

Җитәкләшеп гомер үренә.

 

Җәйләрегез сезнең җылы булсын,

Язлар үтсен назга төренеп.

Көзегездә байлык көтеп торсын,

Кышлар бәхет белән үтелсен.

 

Тормышыгыз гөрләп торсын өчен

Ходай сезгә ул һәм кыз бирсен.

Матур җылы оя корыгыз сез,

Оныклар да анда җылынсын.

 

Язмышлардан узмыш булсын иде

Язмышлардан узмыш булсын иде.

Булсын иде язмыш үзгәртеп.

Барыр юлларыңны алдан күреп,

Атлар адымыңны күзәтеп.

 

Туры юлдан гына атлап барып,

Алдар сукмакларга борылмый,

Ялгышмыйча, адашмыйча гына

Нигә икән алай барылмый?

 

Балаларым, бәгерь җимешләрем,

Тормыш юлы бигрәк катлаулы.

Кайчаклар да бигрәк авыр була

Җил-давылга каршы атлавы.

 

Язмыш сезгә мәрхәмәтле булсын,

Күңел хәлатләрен аңласын.

Бәреп-сугып сезне сынамасын,

Кайгы-сагышлардан сакласын!

 

Яшик әле яшьнәп

Еллар авыр елга карасаң,

Юллар авыр юлга күз салсаң.

Яшәү авыр бөтен көчең салып

Яшим диеп яшьнәп яшәсәң.

 

Яшик әле яшен кебек яшьнәп,

Эштә эшлик бөтен көч салып.

“Шундый уңган, житез әле”, — диеп,

Яшьләр көнләшсеннәр таң калып.

 

Җанга дәва балаларым минем,

Әткәй-әнкәй әле исәннәр.

Авыр чакта ярдәм кулы суза

Якыннарым, дуслар, иптәшләр.

 

Чәчкәләр бит тормыш бизәге

Чәчкәләр бит тормыш бизәкләре,

Жанга дәва, күңелгә сихәт.

Агы, алы, күге, зәңгәрләре…

Үсә алар дөньяны ямьләп.

 

Кешеләр дә чәчкәләргә охшаш,

Берсе тыйнак, бик-бик кечкенә.

Таҗлары да бик үк купшы түгел,

Ераклардан янмый гел генә.

 

Ә кайберсе бигрәк назлыбикә,

Караганны бик тә ярата.

Чәчкәләр дә хуш ис тараткандай

Тирә- якка ямьнәр тарата.

 

Ә кайберсе бигрәк инде олы,

Тирә — якны каплый, шашына.

Тик мин генә гөлләрнең гөле дип

Агуларын чәчә,  ашкына.

 

Агу чәчми, ямьле итеп яшик,

Дөньяларда булсын татулык.

Матур чәчкәләрдәй матур булыйк,

Тудырыйк без җирдә гүзәллек!

 

Әнкәйгә

Чәчләреңнең күпме өлешендер

Мин  бит, әнкәй, синең агарткан.

Күпмесендер  апа, күпмесендер  энем,

Ә шулай да, без бит синең – иң-иң яраткан.

Чәчләреңне, әнкәй, агартсак та,

Без  бит  хәсрәтеңне  тараткан.

Сөенеч тә, көенеч тә  итеп

Ходай  безне  шулай  яраткан.

Чәчләремнең  хәзер карасы  аз,

Күп  өлеше  инде  агарган.

Күпме  сагыш, борчылулар белән

Бер – бер артлы еллар агылган.

Күпме шатлык, сөенечем минем –

Ике балам – ике багалмам.

Чәчләремнең күпме өлешедер

 Сезнең өчен генә агарган?

Чәчләребез безнең агарса да,

Хәсрәтебез шулай тарала.

Бәхет, шатлык янәшә булса да,

Кайгылар да кереп урала.

Әнкәемнең  йөрәге

Әнкәемнең  йөрәгенә

Сыйган  бөтен изгелек.

Күңеле  нур  чәчеп  тора,

Кылганы-тик  игелек.

Карт  көнеңдә, әнкәкәем,

Яшәсәң  иде  рәхәт.

Кылган  һәрбер  изгелегең

Кайтсын  үзеңә  кабат.

Санап  бетерерлек  түгел

Синдәге  яхшылыкны.

Жиңеп  һәрвакыт  киләсең

Юлыңда каршылыкны.

Әнкәй, безгә  һәрвакытта

Булырсың  бик  кадерле.

Бәхет, шатлыклардан  торган

Бул син  озын  гомерле!

Туган  авылым

Туган  авылым, сине  сагынып  кайтам,

Туган  өем, туган җиркәем.

Әткәй, әнкәй йөгереп каршы  ала

Сагынып көткән газиз  бәбкәен.

Туган  якның  сулары  да  шифа,

Җилләре дә  бигрәк  ягымлы.

Бар да  миңа  монда  бигрәк  якын,

Күршеләрем  бигрәк  кадерле.

Ялан  тәпи йөргән  тыкырыгым,

Сандугачлы  чишмә  буйлары.

Балачакка, туган  якларыма

Әйләнә дә  кайта  уйларым.

Җир җиләге  җыйган  тау  буйлары,

Печән  чапкан  иркен  болыннар,

Ашлык  үскән  иксез-чиксез  кырлар,

Без  утырткан  чыршы, каеннар.

Барысын да   тагын сагынып  кайтам

Туган  авылым, туган  ягыма.

Ашкыныплар, йөгерә-атлап  барам

Әткәм белән  әнкәм  янына.

Гүзәллеген  саклыйк  туган  җирнең

Туган  җирем, синнән матурырак

Нинди  җир бар?   Белмим  мин әле.

Дөнья  буйлап  йөрдем,  күпне күрдем.

Тик күрмәдем  синдәй  гүзәлне!

Челтер-челтер  аккан  чишмәләрем

Авылымны  урап  алганнар.

Зифа  буйлы  миләш,  каеннарым

Мин  киткәндә  озатып  калалар.

Сездән  башка  озак  яши алмам,

Мин  кайтырмын  тагын  сагынып.

Сездән   җыеп  илаһи  бер  көчне,

Мин  яшимен  сезгә  табынып.

Таңга  чаклы  сандугачлар  сайрый,

Барча  галәм  тыңлый  таң  калып.

Ярсу  йөрәкләргә уйлар  өстәп,

Күңелләргә   сихри моң  салып.

Урманнарга  керсәң,  исең  китә

Матур-матур  киек, бөжәккә.

Туган  якның шушы  гүзәллеген 

Саклыйк  әле  озак-озакка.

Чишмәләрне  чиста  итеп  тотыйк,

Күкрәп  чәчәк  атсын  болыннар.

Табигатькә  сокланырлык  булсын

Бездән  соң  да  килгән  буыннар! 

           Тормыш  иптәшемә

Безне  Ходай  бергә  кавыштырды

Уртак  булсын  диеп  уйлары.

Бәхет, шатлык, сөенечләр белән

Матур  үтсен тормыш  юллары.

Үтеп китте  инде егерме ел-

Бергә-бергә  үткән  гомерләр.

Күпме  авырлыклар  кичердек без,

Күпме шатлык, сөю, көтүләр….

Көтеп ала идек  вахтадан  без-

Сине көтеп  үтте бу еллар.

Инде балалар да үсеп бетте,

Озын  булсын  уртак  гомерләр.

Улыма

Сагыныплар  көтеп   алам синең

Армиядан  кайтуларыңны.

Бигрәк авыр булды  шушы  бер ел,

Якынайтты  картаюларны.

Картайсам да  була инде  хәзер-

Ике  балам  үсеп буй  житте.

Икегез дә  игелекле  булып,

Таянычым  булсагыз  иде.

Бәхеткәйләрегез  бик  күп  булсын,

Акыл, тәүфик  бирсен  Ходаем.

“Бер-берегезгә терәк  булыгыз”,  –дип

Мин  һәрвакыт сезгә  телимен.

Кызыма

Кызым, кызым, бәләкәчем минем,

Очар коштай  янымнан  очтың.

Очмас  идең — хәзер вакыт инде,

Тормыш  дулкыннарын  син кочтың.

Һәр нәрсәнең  үз  вакыты  була,

Тотып  булмый  гомер  агышын.

Яктылардан  якты  йолдыз  булып

Киләчәгең синең балкысын!

 

Шигырь  язу  авыр  түгел

Шигырь  язу  авыр  тугел

Чын  күңелдән  уйласаң.

Актарылып- актарынып

Йөрәкләрне  буйласаң.

Күңел  түреннән  чыга ул

Яңа –яңа  куплетлар.

Кемнәндер  көлеп аласың-

Бигрәкләр дә  шәп  бит әй!

Кемне  үтереп  мактыйсың-

Мактарлык  жире  булгач.

Кемне  эт  итеп    тиргисең

Ачуың килеп  киткәч.

Йөрәк   ярсуы  басыла

Кемнедер  тиргәп    алгач,

Кем  беләндер  сөйләшәсең

Йөрәген  ачып  салгач.

Барысын  да  уйлап  бирсәң-

Күңелгә  сыешалмый.

Йөрәкләргә   бар  да  сыймый,

Тулып  ташыла  башлый.

Ташылса  ташылсын  инде,

Биек  ярлардан  чыгып.

Шагыйрь  булып  булмас  инде-

Атказанганы  кебек.

Күбәләктәй  ап-ак  карлар  ява

Күбәләктәй  ап-ак  карлар  ява

Сафландырып  бөтен  дөньяны.

Ап-ак карлар  белән пакьлек  керә

Нурландырып  безнең  жаннарны.

Ап-ак карлар  ява –нинди матур!

Сихри нурга  дөнья  күмелә.

Җем-җем килә энҗе бөртекләре,

Бер–берсенә  очып үрелә.

Табигатьнең нинди гүзәл  чагы,

Кар  астында  йоклый далалар.

Кышлар  белән  кышлар  арасында

Үтеп бетә алмас  аралар…

Онытылмый мәктәп  еллары

Классташлар-якын  иптәшләрем,

Ун ел бергә  үткән  дусларым.

Еллар  үтү белән  искә  төшә-

Барчагызны искә  аламын.

Араларда  кайберләребез  юк-

Кайчак  хәбәр  килә  җилләрдән.

Йөгерә-йөгерә кайтып  булсын  иде

Кайтып  булмый  торган  җирләрдән.

Бик  күңелле итеп  укыдык  без,

Җиңел  булды  белем алуы.

Чөнки безнең   алда  һәрвакытта

Торды  укытучы  абруе.

Җиһан апа, Тәгъзимә апалар,

Фидәлия апа, Фәния апалар.

Тагын  бик  күп укытучыларым

Матур  булып  истә торалар.

Һәрберегез  яхшылыгын  бирде,

Булдыгыз  бит бик  мәрхәмәтле.

Изгелек  һәм игелегегезгә

Барыгызга   мең-мең рәхмәтле

Классташлар -якын  дускайларым,

Сез дә искә аласыз  микән.

Бергә-бергә үткән  сукмакларны

Онытырга мөмкинме  икән?

Онытылмый  мәктәп  бусагасы,

Бәбкә  үлән  баскан  алларын.

Еллар үтү  белән  онытылмас,

Хатирәләр  тагын  яңарыр.

 

Кошчыкларыма

Белекидән сезне җыябыз да,

Талпынырга канат куябыз.

Кечкәй генә йөрәкләрегезгә

Мәрхәмәтлек уты уябыз.

Каршы алабыз да – гомер үтә,

Озатырга вакыт та җитә.

Матур булып үсеп җитәсез дә,

Барыгыз да мәктәпкә китә.

Фәрештәләр сезне саклап йөртсен

Тайпылдырмый туры юллардан.

Гомерегез матур итеп үтсен,

Торсын бары гүзәл гөлләрдән.

Нечкә генә канаткайларыгыз

Очкан чакта бер дә талмасын.

Тормыш дигән олы үзәннәрдә

Берегез дә адашып калмасын.

 

Аккош күле

Аккош күле – очрашулар,

Күрешүләр урыны.

Алтмышка җиткәч тә сөю

Үзе серле түгелме?

Насыйп булгач юл китерде

Тагын Аккош күленә.

Үлгәнче бергә булырга

Олы йозак эленә.

Күл буенда пар кошларны

Язсын бик еш күрергә.

Аккошлардай тугры сөю

 Насыйп булсын гомергә.

БАЛАЛАРЫМА

Ходай миңа  олы  бәхет бирде,

Туп –түгәрәк  шушы  бәхетем.

Бәхетемнең нәкъ  яртысы  булып

Син  торасың  кызым-төпчегем.

 

Нәкъ шундый  ук  өлеш  алып тора

Олы  улым –син бит терәгем.

Бәхет белән  үтсен гомерегез,

Сезнең  бәхет –минем бәхетем.

 

Тормышыгыз матур булып   барсын,

Ап-ак булсын  барыр юлыгыз.

Бер- берегезгә  һәрчак терәк булың,

Имин атсын  туар  таңыгыз.

 

Дусларыгыз  сезгә тугры  булсын,

Уңыш килсен  искән  җил белән.

Тырыш, уңган, таза-исән булып

Көн итегез изге уй белән!

       

ЧЫН  ДУСЛАРЫМА

Чын  дусларым  аерыла

Бик үк чын түгеленнән.

Чын  дусларга  шигырь язам

Йөрәгем  түрләреннән.

 

Кайберләре   төшеп кала

Тормышым  барышында.

Ә чыннары  торып кала

Гомерем  агышында.

 

Авыр чакта кул биргәнен

Искә алам сөенеп.

Кайберләрен  уйлап  куям

Бераз  гына  көенеп.

 

Чын  дуслыкка  киртә булмый

Аралар да, еллар да.

Байлыклар  да, хәерчелек,

Төрле  булса  уйлар да.

 

Чын дусларым, бергә-бергә

Үтсен  безнең  гомерләр,

Тормышымның  учагында

Калганчы  көл-күмерләр.

 

ТОРМЫШ СУКМАКЛАРЫ

Абындыра язмыш, әй аяусыз,

Тормыш юлы тигез юл түгел.

Ялгыштырып карурманга кертә,

Күңелләрдә гелән яз түгел.

 

Карурманда адаштырып йөртә,

Тапканчы син туры юлыңны.

Чыгар сукмакларны таптым дисәң,

Чыгара да куя давылны.

 

Җил-давылга каршы бара-бара

Канатлар да сына кайчак та.

Сыкрый-сыкрый йөрәк алга дәшә,

Түземлекләр бирче йөрәккә.

 

Күңелләрдә гелән яз түгел шул,

Көзге җилләр усал шаяра.

Йөрәгемә кайчак бигрәк авыр,

 

Авырлыктан чыгар юк чара.

 

Дөнья матур, дөнья киң

Дөнья матур, дөнья киң.

Нигә шуны күрмибез?

Ил белән илләр сугыша –

Нәрсә генә бүлмибез.

 

Ил эчендә нинди мәхшәр:

Ниләр генә кылмыйбыз?!

Кайчагында ата улны,

Ана кызны белмибез.

 

Олыны санга сукмыйбыз,

Кечегә кул бирмибез.

Берәү егылырга торса,

Чокырга төрткәлибез.

 

Дөнья тоткасы кемнәрдә?

Кемнәр дәүләтләр бүлә?

Кемнәр тәхет өсләрендә

Һәрвыкыт үзен күрә?

 

Һәрбер кеше бу тормышка

Матур яшәргә килгән.

Дөньяга бит һәрбер сабый

Гонаһсыз гына туган.

 

Яши – яши гонаһларны

Нигә күпләп җыябыз?

Үз гомерен үзе җуя

Дөньялардан туябыз.

 

“Акны – кара, караны – ак,”-

Диеп күкрәк кагабыз.

Олы елгага кушылып

Тыныч кына агабыз.

 

Күңелне рәнҗетсәләр дә,

Бирешмибез, түзәбез.

Бигрәк авыр чаклар була, 

Эндәшмибез – җүләр без.

 

Сокланамын халкым язмышына

Башкорт кызы үзем, татар теле-

Туган телем туа-тумыштан.

Саф татарча әнкәем җырлары

Эз калдырды минем язмышта.

Бабаларым яуда ятып калган

Азатлыкка юллар ярганда.

Әткәм киңәшенә колак салам

Юлларымда арып калганда.

Көчле рухлы булган батыр халкым,

Баш имәгән явыз дошманга.

Яшь буынга тәрбия биргәндә

Салаватым тора күз алда.

Сокланамын халкым язмышына,

Сыкранмаган авыр чакларда.

Башкорт рухын саклар оныкларым,

Сөйләшерләр татар телендә.

 

Ана  күңеле  мәңге балада 

Ике  бәхет  кошым  очып  китте,

Аерылдылар  туган  оядан.

Кошларга да  шулай  авыр  микән

Аерылуы  газиз  баладан.

Матур  булсын   тормыш   юлларыгыз,

Эшләрегез  һәрчак  уң  булсын!

Туры  юлдан  атлап  барыгыз  сез,

Яныгызда  тугры  дус булсын!

“Ике  бәхет  кошым, ике   алмам,

Ике  йөрәк  пәрам-ике балам,

Берүк  исән  йөрегез  сез”, — диеп

Озатканда  теләк  теләп  калам.

Минем  теләк  сезне  саклап йөртсен

Авырлыктан, чирдән, куркудан.

Туган  йортта  һәрчак  ана  көтә

Арчаларга  сагыш, борчудан.

Адашмагыз  тормыш  юлларында-

Изге  теләк  тели  һәр  ана.

Бала күңелләре кайда  икән?

Ана күңеле  мәңге  балада!

Якташым Гөлназга 

Без бит  әле тәтешлеләр-

Урман  ягы, тау ягы.

Үзәктән ерак булсак  та,

Төшеп калган  юк әле.

Төпкелләрдән  чыга бит ул

Кешенең асыллары.

Безнең  якны да зурлаган

Асыл затлар бар әле.

Гали Чокырый  авылын

Син һәрвакыт узасың.

Хәния Фәрхи жырларын

Син сагынып сузасың.

Салаватның  сәхнәсендә

Син дә чыгыш  ясаган.

Атнабайның мәктәбендә

Мин дә белем алалган.

Ходай биргән  тормыш  йөген

Без бик тырышып  тартыйк.

Бөек  якташларыбыздан

Һәрвакыт  үрнәк алыйк.

 Әткәйгә 

Һәрчак  сабыр  булдың, әткәй, безгә

Мәрхәмәтле, изге  күңелле.

Тыныч кына  дөнья  көтәсең син,

Бул син безнең озын гомерле.

Таза-исән булып, кайгы  күрми

Яшә  әле, әткәй, йөзгәчә.

Сирәк-мирәк  авыртынсаң да син,

Атлауларың  әле  яшьләрчә.

 

Әткәйгә 

Җаның тыныч булсын, тәнең таза,

Әткәкәем, әткәм, кадерлем.

Әнкәй белән тигез гомер кичер,

Булыгыз сез озын гомерле.

Бик күп еллар язсын әле сезгә

Йөгерә – йөгерә дөнья көтәргә.

Шатлык – куанычлар белән генә 

Гомер юлын бергә үтәргә.

 

Гомер көзем 

Гомер көзем килеп җиткән икән,

Шуны аңлый алмый күңелем.

Нигә гел язлардан гына тормый

Бу дөньяда кеше гомере?

Акыл аңлый, акыл кабул итә

Язлардан соң көзләр булганын.

Күңел генә аңлап бетә алмый

Картаерга туры килгәнен.

Көзләрнең дә була төрле мәле:

Яңгырлары, усал җилләре.

Күңелемдә матур чуак булсын,

Тормышымда булса көзләре.

Китап җене кагылгандыр 

Китап җене кагылгандыр,

Укыдым кечкенәдән.

Бу һөнәрне ташларга дип

Уйламыйм һичкенә дә.

Биш яшем дә тулмаган да

Китапханага йөредем.

Әтиемнең китапларын

Барысын укып бетердем.

Китапларны укый-укый,

Аң-белемнәр мин туплыйм.

Шигъри дәрьяларда йөзәм,

Хисләр дөньясын буйлыйм.

Көзләр, җәйләр- бар да буталган 

Яшел язлардан соң көзләр килде,

Ямьле җәйләр әллә булмаган?

Җылы җәйләр ай-һай бик тиз үтә,

Күңелләрем аны тоймаган?

Җәйләрем соң минем кайчан булган?

Нигә аны күңелем күрмәгән?

Әллә минем нечкә кылларымда

Көзләр, җәйләр-бар да буталган?!..

 

Җайсыз кеше 

Җайлы булалмадым беркайчан да,

Уйлаганны туры әйтәмен.

“Кемгә ниләр әйттем бүген?” – диеп

Үткәнемә кабат кайтамын.

Һәрбер әйткән сүзләремне уйлап,

Бизмәннәргә салып үлчимен.

“Гонаһсызны рәнҗетмәдемме?” – дип,

Йөрәгемне кат-кат борчыймын.

Ә миңа соң дөрес әйтмәгәннәр

Уйлыйлармы икән шуларны?

Сүзләре бит җанга үтеп керә,

Телгәлиләр минем бәгерьне.

Таш бәгерьләр барыбер бер үкенер,

Ходай бар бит бездән олырак.

Астагылар өскә күтәрелер,

Биектәге төшәр тәгәрәп.

Язмышым юлларында 

Абаганың чәчкә аткан мәлен

Бик күп көттем, ләкин атмады.

Минем өчен сулар кире агып,

Кояш чыккан якта батмады.

Җаннарымны телеп-телеп ала

Гомеремнең ачы үткәне.

Үткән үткән инде көенсәң дә,

Хәерлегә булсын көткәне.

Җайлап кына язмыш юлларында

Борылышлар булсын уңайга.

Көзләр, кышлар, әле килмәгез сез,

Тукталыймчы җәйге тугайда. 

Йөрәк  кечкенә  булса да 

Йөрәк  кечкәнә   булса  да,

Барысы  аңа сыйган.

Яхшысы да, яманы  да

Үз  урыннарын  уйган.

Йөрәккәем, күпмеләргә

Син  шулкадәр  түзәрсең.

Вакыттыннан  алдаракмы

Әллә  соңрак  тузарсың?

Йөрәккәем,  таушалырга

Син  бигерәк  ашыкма.

Юкка-барга  тузып  барма,

Булмаганга  ашкынма.

Бар  да  Ходай  кушканча  бит,

Көймәсәң  дә, көйсәң  дә.

Син    күрәсен  башка  күрми,

Янып   көлгә   калсаң  да.

Ходай  бирсә   —  бар да  булыр,

Булмый  торса  — сабыр  бул.

Авырлыклар  онытылыр,

Юк  нәрсәләр  табылыр.

Ходайкаем  ярдәменнән

Ташламас  беркайчан  да.

Таза  булыйк, исән  булыйк, 

Чирләмик  һичкайчанда.

 

Гомер буе җаным нидер эзли 

Гомер буе җаным нидер эзли,

Ни җитми соң сиңа, күңелем?

Тормыш өчен кирәк бар нәрсәм бар,

Нәрсә генә җитми – мин белмим.

Үкенечләр йөрәкләрне телә,

Телгәнеп йөрәк йокара.

Җаннарыма дәва каян алыйм?

Шул халәттән миңа юк чара.

Берчә дөрләп кабынам да китәм,

Очкыннары күккә үрелә.

Бер карасаң бигрәк бетеп китәм,

Сүнеп бетәм, сүнәм, сүреләм.

Минем йөрәк 

Минем йөрәк таштан ясалмаган,

Гап-гади бит, бик-бик кечкенә.

Авырлыклар йөрәгемә сыймый,

Сыймый икән, сыймый һичкенә.

Яшьләр булып сыкрап килеп чыга.

Елый туктамыйча, тилерә.

Яраланган йөрәк бәргәләнә,

Хисләр генә бары илерә.

Авырлыклар килмәң инде миңа,

Ходайкаем, берүк кызган ла.

Көчлелеккә мине күп сынадың,

Җитәр инде, башка сынама.

Миләшкә 

Миләшкәем, тагын бер ел үткән.

Нигә бик тиз үтә гомерләр?

Үтсә үтсен инде безнең гомер,

Олы байлык-безнең бу еллар!

Балаларның һәрбер адымына

Без сөенеп алга атлыйбыз.

Тирән дулкынлану хисе белән

Үткән гомерләрене барлыйбыз.

Үткәне дә үпкәләрлек түгел,

Нинди рәхәт җирдә яшәве!

Булганына шөкер кыла белеп,

Киләчәкнең алга дәшүе.

“Киләчәкләр сөенечкә күмсен,

Тазалыклар булсын янәшә.

Илләр имин булып, шат яшик”,- дип 

Миләш дустың сиңа эндәшә.

 

Кеше  булып  калыйк

Якшылыклар  жирдә  ятып  калмый,

Нигә  яхшылыклар  кылмыйбыз?

Яман  холык, яман  гадәт  белән

Күнел  пәраләрен  тырныйбыз.

Берәүләргә   Ходай  акыл  бирә,

Икенчегә  өеп  акчалар.

Акылы  да  кирәк,  акчасы  да,

Үлеп  китсәң  — бар да калалар…

Берәү  түрә бүлып  китте  исә-

Тирә- якта  кешене  күрми.

Күз  алларын  томан  басып  китә,

Кешеләрчә  ул инде  йөрми.

Бүре  булып   улый, эт тә  була:

Кайдан  күбрәк  акча  табарга?

Шундый  яхшы  итеп  өйрәнә ул

Оялмыйча  кеше  таларга.

Берәү  тыныч  кына  дөнья  көтә-

Өлешенә төшкән  көмеше.

Зур акчалар  куып  дуламый ул,

Талап алмый  кеше  өлешен.

Кеше  булгач   кеше  булып  калыйк,

Кырын  эшләр   тормышта  кылмыйк.

Түрә  булдык  диеп  бик  масаймыйк,

Гонаһсыздан  кычкырып  көлмик.

Бу  гомерне  сорап  без  алмаган,

Ходай  бүләк  иткән  сөенеч.

Ничек  итеп  үтү  безнең  кулда,

 Күнелләргә  салмыйк  үкенеч.