Каримова (Яхина) Найля Барыевна

 КАРИМОВА(Яхина) Найля Барыевна, родилась 23 октября 1952 года в городе Ревда Свердловской области в семье рабочего. Национальность – татарка, вероисповедание – христианство. Закончила юридический колледж. Профессия – юрист права и социального обеспечения. Долгие годы работала в системе социальной защиты населения г. Нефтекамска специалистом отдела кадров, позже в налоговой инспекции. Неоднократно награждалась Почетными грамотами Министерства социальной защиты населения республики Башкортостан, администрации г. Нефтекамска и военного комиссариата за многолетний добросовестный труд. Присвоено звание «Ветеран труда». С мужем воспитали дочь и сына. Теперь у меня пятеро внуков и одна внучка. Поэзию люблю с детства. В юности пробовала написать свои сочинения в основном о любви. А теперь пишу о Божьей любви, которая открылась мне через Спасителя Иисуса Христа во время тяжелой болезни, когда жизнь моя висела на волоске. Я бесконечно благодарна Всевышнему, который вел и ведет меня в этой жизни под своей защитой. Каждый новый день принимаю как подарок от Бога и благодарю Его в своих изложениях на родном языке.

РӘХМӘТ СИҢА

Рәхмәт Сиңа, яшәү бүләк иткән

Мәрхәмәтле, изге Аллага!

Мәхәббәтең һәм шәфкатең белән

Мине сөеп сайлап алганга.

 

Бурычлымын Синең алда, Аллам,

Аны мәңге кайтара алмам.

Тирән сөю һәм ышаныч белән

Инансамчы тик Сиңа, Аллам.

 

Яратырга телим һәркемне мин,

Мәхәббәтем әле җитми шул.

Кичерергә, яратырга өйрәт,

Тормышымда миңа терәк бул!

 

Сакла мине, Аллам, мин көчсезне,

Синнән башка гөнаһ колы мин.

Йөрәгемә кереп Үзең яшә,

Ышанычым минем бары Син,

Коткаручым минем бары Син!

 

ГОМЕР ЮЛЫМ

Сүтә-сүтә хәтер йомгагымны,

Очын очка ялгап уйларымны,

Күзаллыймын гомер юлларымны

Һәм барлыймын үткән елларымны.

 

Гомер юлы бик тиз үтелсә дә,

Байтак икән абынган җирләр дә.

Күп бозылган куелган чикләр дә,

Күп кылынган бик яман эшләр дә.

 

Эх, аяныч, яман гадәтләргә

Җаным-тәнем шундый күнеккән!

Еллар буе җыйган гөнаһларым

Миңа инде тәмам береккән!

 

Үлем килсә бу гөнаһлар белән

Ничек барыйм Ходай каршына?

Бик соң булыр тәүбә итәргә дә

Кылган эшләремнең барсына.

 

Әле җаным тәнемдә чагында

Гөнаһларым өчен үкенеп,

Раббым, мине гафу итүеңне

Сорыймын мин Синнән үтенеп!

 

Кичер мине, Аллам, кичер мине,

Гөнаһ коллыгыннан Син коткар!

Иман биреп изге юлларыңнан

Мәңгелек тормышка алып бар!

 

ДАН ҖЫРЛЫЙМЫН

 И шәфкатле, изгелекле Аллам,

Исемеңне Синең зурлыймын!

Рәхмәт әйтеп Сиңа барысы өчен

Сиңа мәңгелек дан җырлыймын!

 

И сөекле, и кадерле Аллам,

Рәхмәт Сиңа барлыгың өчен!

Синең генә бар җиһанга җитә

Мәхәббәтең, шәфкатең, көчең.

 

Син – гүзәллек, Син – сөюнең үзе,

Күңелләргә шатлык бирүче!

Җаныбызга тынгы, йөрәкләргә

Сүнмәс бер нур булып керүче!

 

Синең белән миңа шундый рәхәт,

Һәрчак тоям мәхәббәтеңне.

Авыр чакта Син ярдәмче миңа,

Кызганмыйсың мәрхәмәтеңне.

 

Кыенлыклар, куркынычлар килсә,

Сыенам мин Синең куенга.

Һәм килгәндә шатлык-сөенечләр

Син буласың минем уемда.

 

И шәфкатле, изгелекле Аллам,

Яклаучым да, саклаучым да Син!

Бердәнберем, таянычым минем,

Син булмасаң ни эшләр идем мин?

 

 

ГАИЛӘМНЕ САКЛА

Мин Ходайга рәхмәтлемен

Сине биргән өчен.

Сине миңа, мине сиңа

Тиң иткән өчен.

 

И Ходаем, үзең сакла

Гаиләмне минем!

Тормышымда бул җитәкчем,

Ярдәмчем минем.

 

Сакла безне явызлардан,

Яман эшләрдән.

Өйрәт Үзең тайпылмаска

Синең сүзләрдән.

 

Фатихаңны бирче, Аллам,

Калган гомеремә!

Мәхәббәт һәм иминлек бир

Минем гаиләмә!

 

БАР ТАБИГАТЬ СИНЕ ДАНЛЫЙ

Һәрчак якты көнең туа,

Кояш сибә нурларын.

Гөлчәчәкләргә күмелә

Болыннарың, кырларың.

 

Син тудырган бу гүзәллек,

Бу рәхәтлек, хозурлык,

Ул җиләкле җәй айларың

Әллә нигә торырлык!

 

Матур Синең көзләрең дә,

Кышларың да күңелле!

Гөрләвекле яз айларың

Дәртләндерә күңелне.

 

Бар табигать Сине данлый,

И сөекле Ходаем!

Кошлар сайрый Сине мактап,

Мин дә кушылып җырлаем.

 

 

БАРЫСЫН ДА СИН БИРГӘНСЕҢ

Җир йөзендә бар табигать, хозурлыкны,

Тереклекне, гүзәллекне, матурлыкны —

Барысын да Син биргәнсең кеше өчен,

Сине данлап һәм шатланып яшәр өчен.

 

Рәхмәт әйтәм һәр сулышым, гомерем өчен,

Миңа, Аллам, биргән өчен яшәү көчен.

Изгелекне явызлыктан яклаучы Син,

Бар Галәмне яратучы, саклаучы Син!

 

КИЧЕР СИН МИНЕ

 Кичер Син мине, и бөек Аллам,

Ничәмә еллар Сине белмәдем.

Мәгънәсез тормыш, гөнаһ эчендә

Үтте көннәрем, үзем сизмәдем.

 

Мин белмәгәнмен, тик Син икәнсең

Рухи үлемнән йолып алучы.

Мин гөнаһлыны шундый яратып,

Яшәү бирүче һәм коткаручы.

 

Рәхмәтле Аллам, шәфкатьле Аллам,

Сиңа багышлыйм мактау җырларын.

Мәрхәмәт кылып караңгылыктан

Якты юлыңа мине чыгардың.

 

БЕЗНЕҢ АЛЛАБЫЗ ШӘФКАТЬЛЕ

(Пәйгамбәр Давытның мәдхиясе)

 Безнең Аллабыз шәфкатьле,

Гадел һәм ярлыкаучы.

Аның исемен чакырган

Тәкъвәләрне саклаучы.

 

Ул догамны ишеткәнгә,

Мин Аллама сыенам.

Ходай яхшылык кылганга,

Рәхмәт әйтеп сөенәм.

 

Тәмугъ газапларын күрдем,

Чирдә, кайгыда идем.

Шулчак Ходайны чакырдым:

“Җанымны коткар!” — дидем.

 

Ул миңа колак салды,

Кысанлыктан чыгарды.

Кайгылардан тартып алды,

Һәм җанымны коткарды.

 

Җаным инде тынычланды,

Күзләремнән яшь акмый.

Аякларым да абынмый,

Чөнки Ходаем саклый.

 

Мин тереләрнең җирендә

Ходай белән булырмын.

Коткаручым Ул булганга,

Гел аңа сыенырмын!

ИЗГЕ ХӘБӘР

Тыңлагыз, кешеләр, бу изге хәбәрне,

Тыңлагыз сез Алла турында.

Хәбәрләрнең үлемсезе булып,

Ул күчкән буыннан — буынга.

 

Күп гасырлар аша килеп җиткән,

Шушы хәбәр безнең көннәргә.

Бөек Аллам, Синең изге исемең

Кабатлана төрле телләрдә.

Мактау Сиңа, Раббым, һәм дан Сиңа,

Гәйсә булып Җиргә килгәнсең!

Безнең гөнаһларны Син Үзеңә алып,

Газапланып хачта үлгәнсең!

 

Үлгәнсең дә кабат терелгәнсең,

Коткарырга безнең җаннарны.

Алып барыр өчен мәңгелек тормышка

Раббым, Сиңа инанганнарны.

 

Син — гаделлек, Син — мәңгелек яшәү!

Рәхмәт Сиңа, Бөек Аллабыз!

Синең үлемсезлегең алдында

Тезләнеп без сәҗдә кылабыз!