САМАТОВА Сария Шаймардановна родилась в 1952 году в деревне Новый Татыш Краснокамского района.  После окончания средней школы  трудовую биографию начала на стройке в городе Нефтекамске и   всю жизнь там проработала. Оттуда же ушла на заслуженный отдых. Вырастила пятерых детей. Творческий дебют состоялся в 1985 году. Печаталась в местной газете, состояла в литературном объединении. В настоящее время живет в городе Агидель, пишет на татарском и русском языках. Член литературного объединения «Агидельские родники».

 

Яшим әле

Гомер бик тиз утә, еллар китә,

Картмын димим, җәфа чикмимен.

Оҗмах түрләрендә яшим әле,

Бернәрсәгә мохтаҗ түгел мин.

 

Балаларым башлы-күзле булды,

Гөрләп бара тормыш юллары.

Туа тора, үсә тора белем алып,

Матур кызлар, батыр уллары.

 

Һәрчак төяп килә балаларым,

Бүләкләрен, күчтәнәчләрен.

“Нәнәй-нәнәй”, - диеп кенә тора,

Оныкларым – бәләкәчләрем.

 

Килсәм – затлы кунак, китсәм – ерак,

Үз көнемне үзем күрәм мин.

Туганнарым һәм дә дусларым күп,

Бу дөньяда ялгыз түгелмен.

 

Үткәннәргә үкенмимен әле,

Рәхмәтлемен исән-саулыкка.

Гомер ике килми, яшим әле

Сөенеп кенә булган байлыкка.

****

Без икәүләп тормыш юлына чыктык,

Син барасың алдан иркен юл ярып.

Мин атлыймын бары синең эздән,

Синең йөрәгеңнән көч һәм дәрт алып.

 

Ярый әле, бәхетемә син очрадың,

Аңым, җаным-тәнем сине теләде.

Синең ышыгыңда миңа тыныч булды,

Язмышымда үкенечләр булмады.

 

Өлкән-олпат баһадирлар сыны синдә,

Мәшһүр олатайлар рухы акылы.

Буыннардан килгән илһам көче безне,

Киләчәккә дәшә еллар аркылы.

 

Мин карыйм да сиңа, сокланамын,

Күзләреңдә чагыла көчле омтылыш.

Максатларга ирешү нәтиҗәсе булып,

Тик бәхеткә алып барсын бу тормыш.

 

***

Мин гашыйкмын!

Тормыш даулап аһәң каккан,

Тыпырдатып тәпи баскан –

Газиз җиремә.

 

Мин гашыйкмын!

Киләчәккә юлны ачкан,

Шунда бәхетемне тапкан –

Туган илемә.

 

Мин гашыйкмын!

Мәшһүр бабалардан калган,

Нәсел данын саклый алган –

Халкым теленә.

 

Мин гашыйкмын!

Чиксез тарафларга ашкан,

Сихри киңлекләргә дәшкән –

Зәңгәр күгемә.

 

Мин гашыйкмын!

Кайчак зәһәрләнеп даулап,

Кайчак чәчтән йомшак сыйпап –

Искән җилемә.

 

Мин гашыйкмын!

Илаһи исләр-төсләр сайлап,

Җирнең гүзәллеген җыйнап –

Үскән гөлемә.

 

Мин гашыйкмын!

Бер кашыктан ризык капкан,

Урын-җирен уртаклашкан –

Хәләл җефетемә.

 

Мин гашыйкмын!

Туган-тумачасын санлап,

Тормыш ямен-тәмен данлап –

Яшәүченең үзенә.

 

***

Бәхетем минем

Бер елмаеп күзләремә бактың,

Иркә сыйпап сөйдең иңемнән.

Язмышымны юрап – фәрештәдәй,

Бик хуп килдең минем күңелемә.

 

Әле татылмаган изге хисләр булып,

Сихри ләззәт җанга сарылды.

Йөрәгемдә сүнәр-сүнмәс очкын яна иде,

Ялкын булды – дөрләп кабынды.

 

Булмышымны чорный чиксез бәхет,

Иркәләнеп сыенам җылы куеныңа.

Сагышлардан арыган җан ярасы,

Үз дәвасын табып, сөеп юана.

 

Башыма килә бары якты уйлар,

Нәфис сүзләр генә килә телемә.

Мәңге сайрар сандугачым кунды,

Шиңеп барган ялгыз гөлемә.

 

Пар канатым җилпеп, дарьяларны кичеп,

Ашкынып, ярсып килә очасым.

“Мин бәхетле!” – диеп оран салып,

Бар Галәмне килә кочасым.

 

Изге хисләр гомерлеккә булсын инде,

Югалтулар әрнетмәсен иде күңелне.

Хозурланып, наздан иркәләнеп,

Үткәрергә язсын булган гомерне.

 

***

Яңа елга керер алдыннан

Яңа елга керер алдыннан,

Ак шәлемне алып ябынам.

Ак кар кебек ап-ак күңелемнең

Якты өметләре кабынган.

 

Яңа елга керер алдыннан,

Сый-хөрмәтләр китми табыннан.

Яңа елда табын тулып торсын,

Авыз итеп калыйк барыннан.

 

Яңа елга керер алдыннан,

Кыш бабайның ап-ак карыннан,

Шатлыкларны кушып ясыйк та –

Шуыйк бергә бәхет тавыннан.

 

Яңа елга керер алдыннан

Барлык дөнья ак шәл ябынган.

Ак кар кебек ап-ак күңелләрнең

Якты өметләре кабынган